25 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Әниләр көнендә әниләр белән балалар Казанның алты музеена бушлай керә алачак
Әниләр көнендә, 29 ноябрьдә, Казан музей комплексының алты музее әниләр һәм балалар өчен акция үткәрә. Килүчеләр даими экспозицияләрне һәм вакытлы күргәзмәләрне бушлай карый алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.
-
Яңалыклар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавык вакытында иминлек чаралары турында искәртте
26 ноябрьгә каршы төндә һәм көндез Татарстанда көчле бозлавык көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге уңайдан республика халкына иминлек чараларын үтәү зарурлыгы искәртте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты 95 еллыгын билгеләп үтте
Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының 95 еллык юбилее белән югары уку йорты педагогларын, студентларын һәм ветераннарын котлады. Тантаналы чара бүген әлеге институтта узды. Шулай ук юбилей кичәсе кысаларында зур лекция аудиториясе ачылды.
-
Яңалыклар
Марат Хөснуллин шәхси торак төзелеше өчен буш җир кишәрлекләрен бушлай таратырга тәкъдим итте
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин гражданнарга шәхси торак төзелеше өчен буш җир кишәрлекләрен бушлай бирү инициативасы белән чыкты.
-
Яңалыклар
Россидә машина йөртү таныклыгын Макс аша күрсәтергә мөмкин
Россиядә Макс платформасы ярдәмендә машина йөртү таныклыгын күрсәтү сервисы эшли башлады, дип хәбәр итте РФ цифрлы үсеш министрлыгына сылтама белән «Татар-информ».
-
Хезмәткә – хөрмәт
Фидакарьләр эзеннән: Хезмәт белән яуланган хөрмәт
-
Хезмәткә – хөрмәт
Фидакарьләр эзеннән: Ул – гап-гади авыл кешесе
Әкрен генә туган авылым урамы буйлап атлыйм. Татарчалап эшләнгән «урыс» капкалары, киек каз юлыдай тезелгән матур, нык йортлар, шыгырдап торган бүрәнәдән салынган ак мунчалар... Авылларны бетүгә бара, дип чаң сугалар. Бу кадәр матурлык, мул тормыш ншләп бетсен ди ул, бетми авыл!
-
Яңалыклар
«100 лидер» проекты үз эшен дәвам итә
2027 елда «100 лидеров. Татарстан будущего» проекты Kazan Digital Week кысаларында узачак. Быел проектта катнашуга 250дән артык кеше гариза тапшырган, ә яклауга 24 проект кертелгән. Шулар арасыннан җиңүчеләр сайлап алынган.
-
Яңалыклар
Кышның көне-сәгате белән тәгаен кайчан киләчәген әйттеләр
Быел Россиядә астрономик кыш 21 декабрьдә кичен Мәскәү вакыты белән 23.50 сәгатьтә башланачак. Бу хакта «Российская газета» астрономнар мәгълүматларына таянып яза.
-
МӨҺИМ
Милли берләшү: Казанда XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы узды
Атчылык, көрәш һәм хәләл индустрия. XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышында татар коды турында сөйләштеләр. Анда Россиянең 55 төбәгеннән, 9 чит илдән – барлыгы 400 татар эшмәкәре катнашты. Утырыш соңгы вакытта зур чаралар мәйданына әверелгән Уникаль осталык үзәгендә узды.
-
Яңалыклар
Татарстанда җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеге буенча шикаятьләр 8,7 процентка кимегән
Быел 9 ай йомгаклары буенча Татарстан Юстиция министрлыгына 1 751 мөрәҗәгать кергән. Аларның төп өлеше җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлегенә кагыла. Узган елда шикаятьләр саны 1 917 булган. Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев министрлык коллегиясе утырышында шундый саннар китереп үткән.
-
Марат Кәбиров
Сүгенергә ярыймы?
Ярый! Рәхәтләнеп сүгенегез.
-
Яңалыклар
Мошенникларның медицина хезмәткәрләре исеменнән алдый башлаулары турында кисәттеләр
Поликлиникадан шалтырату дигәнебез кайчак акча югалту белән янарга мөмкин: мошенниклар медицина хезмәткәрләре исеменнән алдый башлаган. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко RT хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев Казан педагогика көллияте коллективын юбилее белән котлады
Бүген Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Казан педагогика көллиятенең 150 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Студентларны, педагогларны һәм ветераннарны юбилей белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев котлады.
-
Хезмәткә – хөрмәт
«Җуелмас исемнәр»: үрнәк генерал-полковник
Язмам авылыбыз тарихында тирән эз калдырган Василий Николаевич Гордов турында.